Русия Украинага каршы башлаган сугышта Татарстаннан һәм Башкортстаннан 11 меңнән артык кеше һәлак булган. Моны Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" проектында җыелган исемлек күрсәтә. Бу исемлекне без сугыш башыннан бирле туплыйбыз.
4 июньгә без Татарстаннан кимендә 5185 кеше үлеме турында мәгълүмат таба алдык. Башкортстан исемлегендә кимендә 5870 үлгән хәрби исеме бар. 3 атнада ике республикадан 500гә якын үлем турында хәбәрләр ачыкланды.
Ике республикадан Украинадагы сугышта кимендә 11055 үлем очрагы турында хәбәр таба алдык. 17 апрель көнне үлүчеләр саны 10 меңнән узган иде.
Сугышта һәлак булган хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан: рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка хәбәрләрдән туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.
Русия күләмендә үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан — беренче урында, Татарстан икенче урында бара. Бу Русия буйлап һәлак булган хәрбиләр исемлеген туплаучы "Медиазона" проекты саннарыннан күренә. Мобилизациягә эләгүчеләр һәм ихтыярилар үлеме ягыннан — Башкортстан белән Татарстан беренче ике урында.
Башкортстан саннары
Уфадан сугышка китеп һәлак булучылар саны узган атнаны 500дән артты. Башка саннарны харитадан күрә аласыз:
Башкортстанда иң күп үлүчеләр түбәндәге шәһәр-районнардан:
- Уфа – кимендә 507 кеше.
- Белорет районы – кимендә 272 кеше.
- Стәрлетамак – кимендә 244 кеше.
- Учалы районы – кимендә 211 кеше.
- Баймак районы – кимендә 171 кеше.
- Мәләвез районы – кимендә 166 кеше.
- Әбҗәлил районы – кимендә 160 кеше.
- Туймазы районы – кимендә 159 кеше.
Без элегрәк игътибар иткәнчә, Башкортстанда үлемнәр аеруча районнардан күп. Күрше Татарстан белән чагыштырганда (аның саннарын түбәндә күрә аласыз), зур шәһәрләрдән үлемнәр саны әзрәк, районнардан, бигрәк тә авыллардан күбрәк.
Сугышта үлүчеләрнең яшенә килгәндә, иң күп үлүчеләр шулай ук — 35-44 яшь төркемендә:
- 35-44 яшь: кимендә 1545 кеше,
- 45+ яшь: кимендә 1203 кеше,
- 25-34 яшь: кимендә 1145 кеше,
- 18-24 яшь: кимендә 413 кеше.
Башкортстаннан сугышка китеп, анда һәлак булучыларның урта яше — 38,54. Бу элекке күрсәткечтән (38,3) бераз зуррак. Иң күп үлүчеләр — 1980нче елларда туганнар (кимендә 1349 кеше). Икенче һәм өченче урында: 1990нчы (кимендә 927) һәм 1970нче (кимендә 810) елларда туучылар.
Татарстан саннары
Татарстан башкаласы Казаннан китүчеләр арасында үлемнәр саны артуы дәвам итә, бер меңгә якынлаша. Көньяк-көнчыгыш районнарда да үлемнәр саны арта.
- Казан – кимендә 815 кеше.
- Чаллы – кимендә 572 кеше.
- Түбән Кама районы – кимендә 316 кеше.
- Әлмәт районы – кимендә 251 кеше.
- Яшел Үзән районы – кимендә 193 кеше.
- Бөгелмә районы – кимендә 184 кеше.
Сугышта үлүчеләрнең яшенә килгәндә, төп үлемнәр, нигездә, 35-44 яшь төркеменә туры килә:
- 35-44 яшь: кимендә 1956 кеше,
- 45+ яшь: кимендә 1391 кеше,
- 25-34 яшь: кимендә 1273 кеше,
- 18-24 яшь: кимендә 376 кеше.
Сугышта күбесенчә урта яшьтәге, гаиләле кешеләрнең үлүләре күренә. Татарстаннан сугышка китеп, анда һәлак булучыларның уртача яше — 38.73.
Иң күп үлүчеләр — 1980нче елларда туганнар (кимендә 1890 кеше). 1970нче (кимендә 1121) һәм 1990нчы (кимендә 1085) елларда туучылар да күп үлә.
Башкортстанда контракт төзү өчен түләүне киметәләр
Зур акчалар вәгъдә итеп, сугышка кешеләрне җибәрү, күрәсең, икътисадка зур авырлык китерә. 3 июнь көнне Башкортстаннан "ихтыяри" булып Украинадагы сугышка китүчеләргә 500 мең сумга кимрәк акча түли башлаячагын билгеле булды. Республика башлыгы Радий Хәбиров 5-30 июнь аралыгында контракт төзүчеләргә бер миллион сум гына түләү турында карар имзалаган.
Уфадагы хәрби комиссариатларга һәм хәрбиләр туплау пунктларына килеп контракт имзалаучыларга да түләүләрне ике тапкырга киметкәннәр: 1 миллион 200 мең сум урынына 600 мең сум биреләчәк.
Башкортстанда Украинадагы сугышка китүчеләргә бирелә торган акчаларны соңгы тапкыр Яңа ел алдыннан үзгәрткәннәр иде, ул чакта өч тапкырга арттырдылар: 505 мең сум урынына 1,6 млн сум булды. Шуның белән беррәттән Башкортстан хакимиятләре 2025 елны Украинага каршы сугышта катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү елы дип игълан итте.
Татарстанда контракт төзүчеләргә 2 миллион 500 мең сум түлиләр.
Русия күләмендә – кимендә 110 мең үлгән хәрби
Югалтуларны Русия күләмендә барлаучы ВВСның урыс хезмәте һәм "Медиазона" журналистлары да саннарны яңарткан. Май азагына сугышта Русия ягыннан кимендә 110 608 кеше һәлак булган, ди алар.
Русия хакимиятләре үлемнәр санын яшерү сәбәпле чын сан тагын да зуррак булуы ихтимал.
Үлемнәрнең 10%-ы – Татарстаннан һәм Башкорстаннан булып чыга
Азатлык Радиосы саннарын да исәпкә алганда, журналистлар тапкан үлемнәрнең 10%-ы – Татарстаннан һәм Башкортстаннан булып чыга.
Русия төбәкләрендәге саннарга килгәндә исә, төрле төбәкләрдә вазгыять төрле. Мәсәлән, Алтай белән Тывада яшәүче ир-атларның сугышта үлү мөмкинлеге — Мәскәү ир-атлары белән чагыштырганда — 30-40 тапкыр зуррак. Шул ук вакытта Алтай Республикасында сугышта һәлак булган ирләрнең яртысы диярлек Украинадагы сугышка үзләре теләп киткән. Тывада исә һәр дүртенче һәлак булган ир-ат сугышка төрмәдән киткән булган.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум