Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядән качып китәргә мәҗбүр булган Казан активисты Марк Серов Әрмәнстанда тоткарланган


Марк Серов Батумидагы митингта, 2024 елның ноябре. Фото авторы: Илья Никоноров
Марк Серов Батумидагы митингта, 2024 елның ноябре. Фото авторы: Илья Никоноров

22-яшьлек Казан активисты Марк Серовны "Сугышка юк" ("Нет войне") граффитие аркасында "сәяси нәфрәт мотивлары буенча вандализм"да гаепләнә. Эзәрлекләүләрдән куркып ике ел элек ул Русиядән качып башта Грузиягә күченә. Соңрак Германиядә һуманитар виза алып шунда китә, әмма берничә ай узгач Кавказга әйләнеп кайта. 2025 елның 9 маенда ул дус кызы белән бергә Әрмәнстанга бара — шунда халыкара эзләүгә бирелү аркасында чик буе хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Өч атна диярлек Серов Әрмәнстаннан чыгып китә алмады, 29 майда гына әрмәннәр аңа кире Грузиягә кайтырга ирек бирде. Азатлык Радиосының "Idel.Реалии" проекты активист белән соңгы хәлләр турында сөйләште.

2023 елның язында Казанда "сәяси һәм идеологик нәфрәт мотивлары буенча вандализм" турында (РФ Җинаять кодексының 214нче маддәсе 2нче өлеше) җинаять эше ачыла. Әлеге эш шул ук елның 7 гыйнварында ясалган "Сугышка юк" ("Нет войне") граффитие аркасында кузгатылган була. Тел белгече бу язуда "сәяси һәм идеологик төсмер бар" дигән нәтиҗә ясый.

Тел белгече фикеренчә, сәяси төсмер "Русиядә иҗтимагый-сәяси мохитне тотрыксызландыруга юнәлдерелгән акцияләрдән" гыйбарәт. Идеологик төсмергә килгәндә исә, ул, белгеч фикеренчә, "Киев хунтасының православие динен, урыс телен, урыс мәдәниятен һәм тарихын кире кагуына, аның негативлыкка, агрессиягә өндәвенә" бәйле. "Сугышка юк" дигән сүзтезмәнең мәгънәсе шунда ки, Украинадагы махсус хәрби операцияне [Русия хакимиятләре Украинага каршы башлаган сугышын болай атый] тынычлык урнаштыру белән тәмамларга кирәк дигән өндәү бар", — ди эксперт.

2023 елның апрелендә куәт оешмалары вәкилләре Казан активисты Марк Серовта тентү үткәрә, язуны ул калдырган дип шикләнәләр. Аңа Русиядән чыгып китү тыела. Шулай да, берникадәр вакыт узгач — башка активистларның ярдәме белән — ул илдән кача һәм Грузиядә төпләнеп кала. 2023 елның маенда исә Русия Серовны эзләүгә бирә.

2023 ел азагында Серов Германиянең һуманитар визасын алып шул илгә китеп бара. Әмма активист мин бу дәүләттә төпләнеп кала алмадым, ди. Ахыр чиктә ул яшәү рөхсәтеннән дә колак кагып кире Грузиягә кайтырга була. Быел май аенда дус кызы белән бергә Серов Әрмәнстанга сәяхәт кыла. Әлеге дәүләтнең чигендә аны тоткарлыйлар һәм халыкара эзләүгә бирелүе аркасында Әрмәнстаннан чыгуны тыялар. Өч атна дәвамында Серов Әрмәнстанда яши, 29 май кичендә кире Грузиягә чыгып китә.

Аңа бу эштә хокук яклаучылар ярдәм итә. Соңгы хәлләрнең нечкәлекләрен ул "Idel.Реалии" журналистларына сөйләде.

"Бәлки, мин Германиядән китәргә карар кылган бердәнбер кешедер"

— 2023 елда мин "Горизонты" оешмасы һәм Free Russia Foundation (FRF) ярдәме белән немец һуманитар визасына гариза бирдем. Русиядән FRFның финанс ярдәме белән качтым, алар миңа һуманитар виза алыр өчен кейсны рәсмиләштерергә дә булышты.

2023 елның 1 декабрендә Германиягә шул виза белән очып киттем. 2024 елның февралендә бер еллык яшәү рөхсәте алдым.

"Idel.Реалии" Free Russia Foundation (FRF) оешмасыннан бу мәгълүматны раслауларын сорады. Әлеге материал дөнья күргән вакытта оешмадан җавап булмады.

— Ни өчен Грузиягә кайттыгыз соң?

— Бу сорауны миңа еш бирәләр. Кешеләр гаҗәпләнә. Күпләр Германиягә эләгергә тырыша бит. Мөгаен, мин — Германиядән китәргә карар кылган бердәнбер кешедер.

Ошамады миңа. Немецларда төпләнеп китә алмадым. Башта Бавариядә яшәдем — торак бирделәр: өч катлы тулай торакта аерым бүлмә. Ә инде Германиягә икенче тапкыр килгәч, мине качаклар лагеренда урнаштырдылар.

— Ничек инде "икенче тапкыр"?

— Беренче тапкыр Германиягә 2023 елның декабрендә виза буенча килдем, ә икенче тапкыр — 2024 елның 15 сентябрендә: ул вакытта бер еллык яшәү рөхсәтем бар иде инде.

Цирндорф шәһәрендәге качаклар лагере бинасы (Германия)
Цирндорф шәһәрендәге качаклар лагере бинасы (Германия)

— Германиядән ни өчен китеп тордыгыз соң?

— Бертуганым белән очрашырга дип Грузиягә киттем, кире Германиягә кайтырга теләмәгәнемне аңладым, ә Кавказда миңа гел ошый иде.

Бавариягә кайткач, тулай-торактан колак кактым: мине Нүрнбергтагы качаклар лагерена урнаштырдылар. Германиядә барлыгы биш айлап яшәдем.

Ә аннары Грузиягә кайтырга булдым, чөнки анда дусларым күп. Анда рәхәтрәк, туганнарым белән очрашып торырга җиңелрәк. Теләгән вакытта Төркиягә дә чыгып керә идем. Анда Европага караганда үземне җайлырак хис иттем.

Марк Серов Берлинда
Марк Серов Берлинда

— Германиядән бер киткәч, ни өчен анда кире кайтырга булдыгыз?

— Андый мөмкинлегем булганга күрә.

— Германиядә төпләнеп кала алмадым дисез. Немец телен өйрәнеп карадыгызмы соң?

— Оят булса да әйтим: юк. Башта Duolingoда немец сүзләрен өйрәнеп маташтым, урыс-немец дәреслеген һәм Der Spiegel журналын укыштыргаладым. Шулай да немецлар белән инглизчә сөйләшү күпкә җиңелрәк иде.

— Төркиягә дә чыгып керә идем дисез. Эзләүдә була торып бу илгә барудан шүрләмәдегезме?

— Юк.

— Чиктә дә проблемнар булмадымы?

— Юк. Транзит вакытында да, берничә көн Измирда булган чакта да. Төркиядә берәр нәрсә була алыр дип уйлап та карамадым. Русиядә мине эзләсәләр дә, Төркиягә бу кагылмый дип аңлыйм: һәрхәлдә минем маддәм буенча.

— Грузиягә кайчан кайттыгыз?

— 2024 елның октябрендә Германиядәге бер еллык яшәү рөхсәтеннән колак кактым, чөнки мин Европа Берлегеннән тыш төп-төгәл 180 көн яшәгәнмен (минем очракта күп дигәндә нәкъ менә 180 көн булырга мөмкин). Әти-әнием белән очрашырга дип Төркиягә очтым. Аннан 30 октябрьдә Батумига кайттым.

— Эшләдегезме?

— 2025 ел башында автоюгычка урнаштым. Әмма соңгы вакытта эшсез йөрдем.

— Ә ничек яшәдегез соң? Туганнарыгыз булышып тордымы?

— Әйе, соңгы ике елда туганнарым булышты. Шулай ук, Германиядән пособие алып тордым, "Ты не один" проектыннан да донатлар килеп торды. Вакыт-вакыт үзем дә эшли идем.

— Ә ни өчен эшкә урнаша алмадыгыз?

— Грузиядә эш табып була анысы — гәрчә анда да, Әрмәнстанда да тел киртәсе булса да. Гомумән, Грузиядә дә, Германиядә дә эшләргә мөмкин һәм кирәк тә — мин эшли дә идем. Соңгы вакытта гына эшсез утырдым менә. Табылмый эш.

— Башта кем булып эшләдегез?

— Иң башта Грузиядә йөк ташучы, клиниңгта җыештыручы булып эшләдем. Аннары йортларның 2D-схемасын сызу эшенә урнаштым, әмма ул эшкә кереп китә алмадым.

Бер ресторанда раннер [официант ярдәмчесе] булып та эшләп алдым. Бу эштә бер ай эшләдем.

"Импульсив карар"

— Әрмәнстанга ни өчен бардыгыз?

— Кисәк кенә килеп чыкты ул. Сәяхәт итәргә яратканга күрә. Маҗаралар эзләдем; эзләүдә икәнемне белсәм дә, моның нәрсә белән тәмамлана алуын абайласам да...

Әрмәнстан миңа бернинди начарлык кылмастыр дип уйладым, шулай килеп чыкты да: әрмәннәр миңа начарлык теләми. Әрмәнстанның үзендә миңа рәхәт булды.

— Дәүләтара эзләү турында белә идегезме?

— Бу эзләүнең Русия белән күрше булган кайбер илләрдә дә гамәлдә икәнен белә идем.

— Ләкин барыбер Әрмәнстанга юл тоттыгыз. Нигә? Яшьлек җүләрлегеме?

— Мин алай ук яшь түгел инде, 22 яшь миңа. Олы кеше кабул иткән карар бу, әмма импульсив карар.

— Сезне ничек тоткарладылар соң?

— Без Грузиядән поездда бардык. Әрмән ягыннан паспорт контроле башланды. Минем паспортны карагач, аларның системнарында "халыкара эзләүдә" дигән хәбәр чыкты. Поезддан төшерделәр. Дус кызым да минем белән бергә калды.

— Сезгә нинди сораулар бирелде?

— Русиядәге җинаять эшенең нинди маддә нигезендә ачылганын, эзләүнең Әрмәнстанда да гамәлдә булганын беләмме дип сорадылар. Русиядә, Грузиядә кайда яшәгәнемне, телефон номерларын сораштырдылар.

Поезддан төнлә төшереп калдырдылар. Протокол төнге сәгать бердә төзелде, ә иртәнге сәгать алтыда безне инде җибәрделәр дә.

— Һәм Әрмәнстаннан чыгу тыелган дигән кәгазь тоттырдылармы?

— Әйе. Ул документта мин Әрмәнстан территориясеннән чыгып китә алмыйм диелгән. Вакыты күрсәтелмәгән.

— Русиягә чыгарырлар дип курыкмадыгызмы?

— Тоткарлаган вакытта курка идем. Ләкин аннары Әрмәнстан мине бирмәс диделәр: илдән чыгып китүне рөхсәт итәр өчен берникадәр вакыт кына кирәк, диләр.

— Ничек инде?

— Мин мондый очраклар белән еш эш итә торган хокук саклау оешмасы белән элемтәдә тордым. Юристлар сүзләренчә, Әрмәстаннан чыга алмау карарын ике ай дәвамында гамәлдән чыгарырга мөмкин.

Иң башта полиция миңа Русиягә кайтып китәргә тәкъдим итте. Шулай ук, сәяси сыену сорарга да киңәш ителде, ләкин мин бу әйбергә ышанмыйм диярлек.

Марк Серов Казандагы ялгыз пикетта. 2021 елның октябре
Марк Серов Казандагы ялгыз пикетта. 2021 елның октябре

— Әрмәнстанда өч атна кайда яшәдегез?

— Торак белән ике оешма: "Ковчег" һәм "Этос" хәйрия фонды волонтерлары булышты. Мин шулай ук эш, торак табу белән булыша торган һәм психологик ярдәм күрсәтә торган әрмән хокук яклау оешмасы белән дә элемтәгә кердем.

Әле кышын ук Франция визасына документлар җыеп тапшырган идем. Анда Германиягә тапшырган шул ук кейс. Грузиядә яшәгән дусларым ахыр чиктә Франциягә күченеп китә алды. Андый мөмкинлек бар икән, мин дә аңардан файдаланырга булдым.

— Ягъни сезнең төп максат — дуслар белән янәшә булумы?

— Нәкъ шулай. Мин башта дусларымның тәҗрибәсенә карыйм, аннары алар кебек эшлим. Франция кире какса, Грузиягә кире кайтырга җыенам. Ул минем икенче өем кебек. Әрмәнстанда мин — кунак кына.

— Шушы авырлыкларга туганнарыгыз ничек карый?

— Гаиләм һәрвакытта да миңа ярдәм итеп торды. Минем белән булган хәлләргә алар инде аптырамый да, гаҗәпләнми дә.

***

29 май кичендә Марк Серов Әрмәнстаннан кире Грузиягә чыга алды. Аның сүзләренчә, Әрмәнстан эчке эшләр министрлыгы аңа илдән чыгып китә аласың дигән.

— Әрмән адвокаты эчке эшләр министрлыгының рөхсәте гамәлдә булган чакта Әрмәнстаннан кичекмәстән чыгып китәргә кушты. Мин Әрмәнстан-Грузия чиген "Садахло" үткәрү пунктында уздым. Башта әрмән ягында бераз тоткарлап тордылар, Русиядә нинди проблемнарым барлыгын, Әрмәнстанга кире кайтырга җыенаммы-юкмы — шуларны сораштырдылар. Мин кире кайтырга җыенмыйм дидем. Биш минуттан соң паспортыма штамп куйдылар да уңышлар теләп чыгарып җибәрделәр. Грузия ягыннан исә бернинди сораулар булмады, — дип сөйләде Серов.

Әлеге материал "Idel.Реалии" сайтыннан тәрҗемә ителде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG