Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Русиянең хәрби һава аланнарына дроннар белән һөҗүм иткәнен белдерә


Украина Иминлек хезмәте (СБУ) видеосыннан скриншот
Украина Иминлек хезмәте (СБУ) видеосыннан скриншот

Украина Русиянең дистәләрчә озын дистанцияле һөҗүм очкычларын юк итүне максат итеп куеп, киң күләмле дрон һөҗүмен башлаганын белдерде. Русиянең берничә төбәге башлыгы украин дроннары күренүен раслады, әмма очкычларга зыян килү-килмәве – ачык түгел.

Украина дроннары 1 июньдә Русия хәрби очкычларына һөҗүм иткән. Бу һөҗүм шул ук төнне, Русия ракеты Украинадагы хәрби әзерлек базасына бәреп төшкән вакытта булган. Ул ракеттан ким дигәндә 12 украин хәрбие һәлак булган, дистәләрчә кеше яраланган.

Ике якның да һөҗүмнәре Киев һәм Мәскәү вәкилләренең 2 июньдә Истанбулда үткәреләчәк икенче тынычлык сөйләшүләре алдыннан урын ала.

Үткән айда узган беренче сөйләшү раунды зур нәтиҗәләрсез тәмамланды, әмма ике ил дә йөзләрчә хәрби тоткын алмашы турында килеште.

Украинаның баш күзләү идарәсе – Иминлек хезмәте 1 июньдә дроннарның төрле хәрби базаларда Русиянең стратегик һөҗүм итү очкычларына бәрүен күрсәткән видеоязма чыгарды. Очкычлар Русиянең Украинага каршы сугышында мөһим роль уйный, алар ерак дистанцияле ракетлар белән Украинадагы һәдәфләргә бәрәләр, һәм күпчелек очракта украин һава саклану системы аларга каршы тора алмый.

Хәбәр ителүенчә, төньяктагы Мурманск һәм үзәк Рязань өлкәләрендәге, шулай ук Украина чигеннән 5200 км ераклыктагы Себердәге Иркутски өлкәсендәге ныгытмалар зыян күргән.

Иркутски өлкәсе губернаторы Игорь Кобзев төбәктә беренче тапкыр украин дроны күренүен белдерде.

Азатлык Радиосының Украин хезмәте язуынча, 40ка якын очкычка зыян килгән булырга мөмкин. Украина күзләве видеосында дроннарның һава аланында торган Туполев очкычларына бәреп шартлавы, башка видеоларда исә берничә хәрби ныгытма өстендә төтен баганалары күрсәтелә.

Очкычларга чынлап та зыян китерүе турында бәйсез раслау юк, ләкин Русия хәрби чыганакларына бәйле берничә Telegram-канал дүрт ныгытмага һөҗүм ясалуы турында хәбәр итте.

  • Соңгы атналарда Русиянең һөҗүм операцияләре активлашты, һәм украин хакимияте яңа һөҗүм әзерләнүе турында кисәтү ясады.
  • Украина президенты Владимир Зеленский узган атнада Русиянең Украина белән чиктәш Сумы өлкәсе янында якынча 50 мең хәрбие туплавын белдерде. Төбәктә күп кенә торак пунктларны эвакуацияләү турында боерыклар бирелде.
  • 16 майда узган беренче тур турыдан-туры сөйләшүләр, Русия тулы масштаблы һөҗүм башлаганнан соң беренче мәртәбә үтүче очрашу иде — аларда зур тоткыннар алмашуы турында килешүгә ирешелде, ләкин ике якның тынычлыкка карашларындагы төп аермалар бетерелмәде.
  • Украина, АКШ һәм Европадагы Киев тарафдарлары тарафыннан яңгыраган 30 көнлек утны туктату тәкъдимнәрен Русия берничә атна кире какты, һәм һөҗүмнәрне дәвам итте, шул ук вакытта 2 июньдә Истанбулда сөйләшүләр үткәрергә чакыруын да белдерде.
  • Русия бу очрашуда үзенең тынычлык килешүе шартларын тәкъдим итәчәген белдерде. Украина ягы исә Мәскәү үз шартларын алдан хәбәр итмәде дип зарланды.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG