Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киләсе елдан мәктәпләрдә Русия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре дәресе укытыла башлаячак


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Укыту материалларны әзерләүдә Урыс православ чиркәве дә катнаша.

2026 елның 1 сентябреннән Русия мәктәпләрендә Русия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре дәресе керә башлаячак.

Аны тарих укытучылары бишенче-җиденче сыйныф балаларына укытачак.

5 сыйныфта елына 17 сәгать, ә 6-7 сыйныфларда 34шәр сәгать керәчәк.

Укыту материаллары инде быел ноябрьгә әзер булырга тиеш. Аны эшләүдә белгечләр белән бергә Урыс православ чиркәве вәкилләре, аерым алганда иң сүзе үтә торган кешеләрнең берсе (аны "Путин рухание" дип йөртәләр) митрополит Тихон (Шевкунов) катнаша.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG