Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда контракт төзеп Украинадагы сугышка китүчеләрнең акчасын киметкәннәр


Башкортстан башлыгы шул хакта карар имзалаган

Башкортстаннан "ихтыяри" булып Украинадагы сугышка китүчеләргә 500 мең сумга кимрәк акча түли башлаячаклар. Республика башлыгы Радий Хәбиров 5-30 июнь аралыгында контракт төзүчеләргә бер миллион сум гына түләү турында карар имзалаган.

Башкортстан башкаласы Уфадагы хәрби комиссариатларга һәм хәрбиләр туплау пунктларына килеп контракт имзалаучыларга да түләүләрне ике тапкырга киметкәннәр: 1 миллион 200 мең сум урынына 600 мең сум биреләчәк.

Башкортстанда Украинадагы сугышка китүчеләргә бирелә торган акчаларны соңгы тапкыр Яңа ел алдыннан үзгәрткәннәр иде, ул чакта өч тапкырга арттырдылар: 505 мең сум урынына 1,6 млн сум булды. Шуның белән беррәттән Башкортстан хакимиятләре 2025 елны Украинага каршы сугышта катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү елы дип игълан итте.

Татарстанда контракт төзүчеләргә 2 миллион 500 мең сум түлиләр.

  • Русия буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан — беренче урында, Татарстан икенче урында бара. Бүгенгә Азатлык Радиосы ким дигәндә Башкортстаннан 5858, Татарстаннан 5181 кеше үлемен раслый алды.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG