Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Югары мәхкәмә утырышы вакытында «Баймак эше» фигурантлары плакатлар тотып торган


Ильяс Байгускаров
Ильяс Байгускаров

Хөкемдар ун кешене сак астында калдырды.

Мәскәүдә Югары мәхкәмә утырышы вакытында "Баймак эше" фигурантлары "Кыркты, яшә!!!, "Урал, ты где" ("Урал, син кайда") дигән шигарьләр күтәргән.

Ләкин мәхкәмә хезмәткәрләре трансляция вакытында плакатларны күрсәтмәскә тырышкан, компьютерда башка тәрәзәне ачып, әлеге шигарьләрне каплаган дип хәбәр итә RusNews.

"Баймак эше" нигезендә гаепләнүчеләр мәхкәмәдә Уфадан видео элемтә аша катнашты. Фигурантларның берсе Айнур Хөсәенов мәхкәмәнең "тарафсыз һәм һуман булуына" ышанмавын әйтеп, хөкемдарны читләштерүне таләп итте.

Шулай ук Әлфинур Рәхмәтуллина да мәхкәмәдә чыгыш ясап: "Безне җинаятьче итеп күрсәтергә телиләр. Әлбәттә сез үзегезнекеләрне яклыйсыз, ә гади халык сезгә беркем түгел. Кайда безнең мөрәҗәгатьләр, хөкемдарны читләштерү үтенечләре? Мин гаепләү ягын, хөкемдарларны читләштерүне белдерәм...

Без җинаятьче түгел", диде ул.

62 яшьлек Әхмәт Якупов мин анда дустым Алсыновка теләктәшлек белдерергә килдем, бу канунсызмы дигән сорау куйды.

"Мин гомерем буе гадел яшәдем. Шигырьләр яздым, халык театрында уйнадым. Ни өчен мин монда кеше үтерүчеләр белән утырырга тиеш", диде ул.

Нәтиҗәдә мәхкәмә Юлай Әюпов, Ильяс Байгускаров, Артур Мөхәмәтов, Әхмәт Якупов, Закир Әхмәдин, Самат Дәүләтов, Салават Йылкыбаев, Данис Гайсин, Айнур Хөсәенов һәм Әлфинур Рәхмәтуллинаны сак астында калдырды.

Гаепләнүчеләр утырган Тикшерү изоляторында кинәт ут сүнү сәбәпле, "Баймак эше" фигурантлары карарны ишетә алмады.

"Баймак эше"

2024 елның 17 гыйнварында "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды. Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килде.

Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.

Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты. 90га якын кеше кулга алынды, алар Уфаның тикшерү изоляторларында утыра.

Иң беренче булып Илшат Ульябаев эше каралды. 2024 елның 17 июлендә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсе" аны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG