Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан "Безнең төбәк тарихы"дәреслеген эшләп Мәскәүгә тапшырган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Элегрәк дәреслекне язганчы Мәскәү авторларга үз карашын җиткерергә тиеш дип әйтелде.

2025 елның 1 сентябреннән Русия мәктәпләрендә укыту програмына "Безнең төбәк тарихы" ("История нашего края") дәресе кертеләчәк. Ул 5-7 сыйныф укучылар өчен тарих дәресе кысаларында укытылачак.

Узган елдан бирле дәреслекне әзерләүдә Русиянең 32 төбәге катнашты, аларга федераль ярдәм каралган иде. Бу исемлектә Татарстан да бар. Республика инде дәреслек макетларын Русия фән министрлыгына тапшырган. Бизнес Online язуынча, бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин кичә Татарстан дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният һәм фән комитеты утырышында әйткән.

Татарстан дәреслекне язуда башлыча Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәрен җәлеп иткән.

Бу һәрбер төбәкнең җирле төбәк тарихы (краеведение) китабы булачак.

  • Русиянең Украинага каршы сугышыннан соң мәктәпләрдә сугыш пропагандасы көчәйде. Бу тарих дәресләренә дә кагылды. Инде 2023 елның 1 сентябрьдән Русия мәктәпләрендә югары сыйныфларда тарих дәреслеге яңарды. 11нче сыйныфта Русия тарихы дәреслегендә "махсус хәрби операция" бүлеге дә бар. Мәгариф министры Кравцов сүзләренчә, анда "махсу хәрби операцияне башлау сәбәпләре" аңлатыла. Интернетта дәреслекнең Украинадагы сугышка багышланган битләре фотолары чыкты. Анда сугыш турындагы бүлек "Безнең эшебез дөрес! Дошман тар-мар ителәчәк! Җиңү безнеке булачак!" дип тәмамлана.
  • 2024 елда тарих предметыннан башка сыйныфлар өчен дә яңартылган дәреслек чыгачак, моннан тыш, география дәреслекләрен дә яңартырга җыеналар. Географиягә Русиянең "яңа төбәкләрен" (Украинаның оккупацияләгән җирләрен рәсмиләр шулай атый) кертәчәкләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG