Истанбулда узган сөйләшүләрдән соң, Русия һәм Украина вәкиллеге җитәкчеләре журналистлар алдында чыгыш ясап, очрашуның нечкәлекләре турында сөйләде.
Рустем Умеров белдерүенчә, Киев Путин, Зеленский һәм Трамп катнашында очрашуны 20 июньнән 30 июньгә кадәр уздыруны тәкъдим иткән.
Ул бүгенге очрашуда бары тик алмашу мәсьәләләре турында гына килешүләрен әйтте.
"Без төп мәсьәләләрне бары тик ил лидерлары дәрәҗәсендә генә хәл итеп була дип ышанабыз. Әлеге очрашуга АКШ президентының да җәлеп ителүе мөмкин. Без делегацияләр арасындагы эшчәнлекне президентлар очрашуына әзерлек юнәлешендә генә дәвам итү мәгънәле дип саныйбыз. Шуңа күрә Русия ягына бу очрашуны 20 июньнән 30 июньгә кадәр уздыруны тәкъдим иттек", диде Умеров.
"Без бөтен кешене бөтен кешегә" авыр яралыларны һәм авыру хәрби тоткыннарны алмашу турында килештек. Тагын 18дән 25 яшькәчә яшь солдатларны алмашачакбыз. Шулай ук без үлгән хәрбиләрнең мәетләрен кайтару турында да килештек. 6000гә 6000 мәет", дип өстәде ул.
Русия вәкиле җитәкчесе Владимир Мединский да алмашу турындагы килешүләрне раслады.
"Без фронтның аерым урыннарында 2-3 көнгә утны туктату тәкъдимен ясадык. Хәзер бу мәсьәлә безнең һәм украин хәрби белгечләре тарафыннан тикшереләчәк. Нигә кыска вакытка утны һәм дроннарны туктатабыз. Командирлар үз солдатларының мәетләрен җыеп ала алсын өчен", диде Мединский.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум