Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа фән һәм технологияләр университеты Төньяк Кореяның ике югары уку йорты белән хезмәттәшлек итәргә җыена


Бу хакта Уфа университеты ректоры белән Төньяк Корея уку йортлары җитәкчеләре килешкән.

Уфа фән һәм технологияләр университеты Төньяк Кореяның ике югары уку йорты белән хезмәттәшлек итәргә җыена.

Аерым алганда Уфа уку йорты Төньяк Кореяның Ким Ир Сен исемендәге институты һәм Ким Чхэк исемендәге политехник университеты белән уртак тикшеренүләр алып бармакчы. UTV хәбәр итүенчә, сүз химия, авиатөзелеш өлкәсендәге хезмәттәшлек турында бара.

Моннан тыш Русия студентларына корея телен, ә Русиягә килгән Төньяк Корея студентларына урыс телен өйрәтү турында да сөйләшүләр башламакчылар.

Элегрәк Фән-мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы килешүне Казан федераль университеты (КФУ) һәм Төньяк Кореянең Политехник университеты имзалаган иде.

Татарстан студентларын Төньяк Кореягә укырга җибәрәчәкләр диелде.

  • Украинадагы сугышта Төньяк Корея ачыктан-ачык Мәскәүне хуплый һәм Украинадан аннексияләнгән җирләрне Русиянеке дип таный. Узган ел июньдә Мәскәү белән Пһеньян стратегик хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Ул, шул исәптән, килешүдәге илнең берәрсенә карата агрессия булса, үзара бурычларны, хәрби өлкәдә хезмәттәшлек мөмкинлеген күз уңында тота.
  • Былтыр җәй көне Русия укучыларын Төньяк Кореянең "Сондовон" балалар аланына ялга җибәргәннәр иде. Алар "ике илнең дуслыгын ныгыта торган чараларда катнашачак, җилкәннәр астында диңгезгә чыгачак, тхэквондо һәи рәсем ясау белән шөгыльләнәчәк", диелде.


🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG